Стереотипы общения. Диалоги.
(Егерме Өченче дəрес)
— Исəнмесез!
— Хəерле кӨн!
В татарском языке, как, пожалуй, и в любом другом, существует определенный набор стереотипов общения. Они занимают довольно большую часть диалогов. Мы сделаем на этом уроке так: дадим диалоги без перевода и транскрипции. Учитывая ваши знания, полученные на предыдущих уроках, мы решили дать вам возможность позаниматься с текстами самостоятельно, без «подсказки». При необходимости обратитесь к татарско-русскому словарю.
1. Минем исемем…
— Исəнмесез! Минем исемем — Кəрим, Кəрим Фəйзуллин.
— Хəерле кӨн! ə минем исемем — əхəт Сафиевич. Рəхим итегез. Сез каян килдегез?
— Петербургтан.
— Без əле очрашырбыз бит?
— əлбəттə. Хəзергə сау булыгыз.
2. Сез танышлармы?
— Сез танышлармы?
— Юк əле.
— Таныш булыгыз: МӨдəрис, Суфия. 172
— Рəхмəт. Без бик ат.
— МӨдəрис безгə Ригадан килгəн. Ул Казан карарга килгəн.
3. Исемегез ничек?
— Кем сӨйли?
— Алло! Мин сезне начар ишетəм… Исемегез, фамилиягез ничек? Алло? Кем сӨйли? Ишетелми (не слышно). Тагын шалтыратыгыз əле (позвоните, пожалуйста).
4. Нихəл?
— Сəлам, Рəшит!
— Сəлам. Сине кҮптəн кҮргəн юк. Нихəл?
— əйбəт. ə сине хəллəр ничек?
— Ярыйсы. Син кайсы якка?
— Уңга. ə сиңа?
— Сулга. Ярый, сау бул.
5. Без сезне кунакка чакырабыз.
— Безгə кермисезме?
— Бик рəхəтлəнеп. Кайчан?
— Иртəгə. Хатыныгыз белəн килегез.
— Ярый. Сəгать ничəдə?
— Алтыда.
— Рəхмəт. Без килербез.
6. Сезне кҮрҮемə мин бик шат!
— Исəнмесез! Сезне кҮрҮемə мин бик шат.
— Исəнмесез! Кайчан килдегез?
— Кичə.
— ə кайсы бҮлмəдə яшисез?
— Ике йӨз унынчы бҮлмəдə.
— ə мин дҮрт йӨз егерме беренчедə. Кунакка керегез.
— Рəхмəт.
7. Ялгышмасам…
— Ялгышмасам, сез Сания Хəкимовна буласыз бит?
— Юк, сез ялгышасыз.
— Гафу итегез, зинҺар.
— Булгалый (бывает).
8. Сез номерны ялгыш (оّибочно) Җыйгансыз.
— Алло, Мансурны телефонга чакырыгыз əле.
— Сез номерны ялгыш Җыйгансыз.
— Гафу итегез, сезнең номерыгыз 76-32-41-ме?
— Юк.
9. Син кирəк идең.
— Сəлам, Рушат! Сине эзли идем.
— Сəлам, минеме?
— əйе, сине. Бик кирəк идең.
— Ни əйтəсең бар?
— Ашыкмыйсыңмы? əйдə, утырыйк əле.
— əйдə.
10. Оныта язганмын…
— Оныта язганмын, син Ринатны белəсең бит?
— Белəм.
— Шул Ринат сиңа сəлам əйтергə кушты.
— Ничек? Ул Казандамыни?
— əйе. Ул телефоннан əйтте. Сиң аңа шалтырат, яме. Аның телефоны — 53-04-67.
— Ярый, рəхмəт, шалтыратырмын.
11. Син кайда йӨрдең?
— Алло!
— əйе, тыңлыйм.
— Алло! Син кайда йӨрисең? КӨне буе сиңа шалтыратам!
— Кичə Өйдə булмадым шул. Дачага барган идем. Йомышың бармыни?
— Йомыш юк, бҮгенге концертка билетлар алган идем. Барабызмы?
— Барабыз. Рəхмəт.
12. Бер сорау бар. МӨмкинме?
— Бер сорау бар. МӨмкинме?
— əлбəттə. Аңлашылмадымы? Сорагыз.
— Менə монда бер сҮз аңлашылмый…
13. Сез нəрсə дидегез?
— Гафу итегез, сез нəрсə əйттегез?
— Сез минем белəн килешмисезмени?
— Юк-юк, мин сез əйткəнне язып куймакчы идем.
— Шулаймыни? Алайса кабатлыйм.
14. Шулаймыни? Аңа ни булган?
— Галия əсхəтовна!
— Тыңлыйм.
— Марат Сафин бҮген дəрескə килə алмый.
— Шулаймыни? Аңа ни булган?
— Ул авырый.
— əйтҮегезгə рəхмəт, тизрəк терелсен.
15. Ничəле алдың? Котлыйм!
— Ничек, имтихан бирдеңме? Ничəле алдың?
— Бишле.
— Котлыйм! ə син курыккан идең.
16. Минем сезгə бер Үтенечем бар.
— Минем сезгə бер Үтенечем бар.
— Рəхим итегез, нинди?
— Класска кереп, Мансур Гариповны чакырыгыз əле.
— Кайчан килсен?
— Хəзер Үк.
— Рəхмəт сезгə.
17. Барыгыз да Җыелдыгызмы?
— Барыгыз да Җыелдыгызмы?
— Юк əле, Өч кеше юк.
— Кемнəр юк?
— Рифат, Зилə, Шакир юк.
— Нишлəп юк икəн?
— Хəзер килеп Җитəрлəр.
18. Юк, ярамый. РӨхсəт ителми.
— Энем, Сезнең папкагызда нинди китап ул?
— СҮзлек. əллə ярамыймы?
— Ярамый. Уку залына Үзең белəн китап алып керергə ярамый.
— Миңа бик кирəк иде.
— Тагын бер кат əйтəм, ярамый.
— Мин нишлим соң?
— Уку залына шул сҮзлекне фондтан яздырып алыгыз. алдагы фондтан сорарга мөмкин.
19. СҮзеклəр кайда икəн?
— Рабига апа, сҮзлеклəр кайда икəн?
— Сезгə кайсысы кирəк?
— Миңа «Татар теленең аңлатмалы сҮзлеге» кирəк.
— Ничəнче томы?
— Икенче.
— «СҮзлеклəр» исемле стеллажларда Өстəн икенче рəттəн карагыз.
— Рəхмəт Сезгə!
20. Хəзер вакытым юк. КӨтеп торыгыз.
— Мансур əхмəтович, Сезгə мӨмкинме?
— Хəзер вакытым юк. КӨтеп торыгыз. Миңа бер документ язып бетерергə кирəк иде.
— КҮпме кӨтим?
— 15 минут.
— Ярый, рəхмəт. КӨтеп торырмын.
21. Уйлап карарга кирəк.
— Сəлим əфəнде, иртəгə Җыелышта чыгыш ясыйсызмы?
— Уйлап карарга кирəк. Җыелыш ничəдə була?
— Кичке биштə.
— Рəхмəт.
22. əйдəгез, болай сӨйлəшəбез…
— РӨстəм, сез бҮген əзерме?
— Юк, шул.
— Алайса, əйдəгез, болай сӨйлəшəбез: икенче атнага эшегезне бӨтенлəй тəмамлап бетерегез. Шуннан соң сӨйлəшербез.
23. Сезне сорыйлар.
— Равил əфəнде, Сезне сорыйлар.
— Кем?
— Бер иптəш.
— Ул кайдан?
— Уфадан.
— əйтегез, керсен. Мин аны кӨтəм.
24. Сезгə комачауламадыммы?
— Ярыймы?
— Керегез.
— Мин сезгə комачауламадыммы?
— Юк-юк. Рəхим итегез.
— Миңа бер хат килде. Ул — испан телендə, тəрҖемə итəргə кирəк иде.
— əйдəгез, карап карыйк.
25. Мин сезгə комачауламыйммы?
— Мин сезгə комачауламыйммы?
— Һич юк. Оялмагыз, əйтегез. Сез миңа Һич тə комачауламыйсыз.
— Рəхмəт…
26. Сез белмисезме, Шамил кайда икəн?
— Сез белмисезме, Шамил кайда икəн?
— Ул кҮрше бҮлмəдə.
— Мин аннан карадым, ул чыккан.
— Алайса, белмим шул.
27. Сезнең вакытыгыз булырмы икəн?
— Исəнмесез!
— Рəхим ит, Рəйсə! Ни йомыш?
— Сезнең вакытыгыз булырмы икəн, Котдус ага. Бер соравым бар иде.
— Тыңлыйм, Рəйсə.
28. Тулай торакта.
— Ярыймы, Лəйсəн?
— Керегез. Мин менə шунда яшим.
— БҮлмəгез бик матур. Якты. Чиста. Бу сезнең китаплармы?
— əйе. арагыз. Мин чəй куям.
— Рəхмəт.
29. Мин аңа охшаганмы?
— Бу — минем əнием. Мин аңа охшаганмы?
— əйе, бик тə. Бигрəк тə кҮзең, чəчең. ə бу кем?
— Бу — минем абыем. Ул əтиемə охшаган.
30. Мин дə сезнең белəн!
— Сез кая? Киногамы?
— əйе.
— Мин дə сезнең белəн. Ярыймы?
— əлбəттə. əйдə, киттек.
31. Белмим, кем булды икəн?
— Ришат, сине бер абый сорады.
— Кайчан?
— Бер сəгать элек.
— Нинди абый?
— Картрак кына. Плащ кигəн. Озын буйлы.
— Ул бер сҮз дə əйтмəдеме?
— Юк.
— Белмим, кем булды икəн?
32. Тəбриклим. Сəламəтлек, уңышлар, бəхет телим.
— ЗӨҺрə, кара əле. Морат бəйрəмгə телеграмма Җибəргəн.
— Кая, укыйк əле: «Бəйрəм белəн тəбриклим. Ныклы сəламəтлек, зур уңышлар Һəм ак бəхетлəр телим».
33. Хəзер əйтҮдəн файда юк.
— Җəмилə, Үпкəлəмə инде. Мин чыннан да уйламаганмын.
— Хəзер əйтҮдəн ни файда. Теге вакытта мин сине кисəттем бит.
— Бик кҮңелсез булды инде бу. Гафу ит мине.
34. Безгə китəргə вакыт. Рəхмəт Сезгə.
— Камилə апа, безгə китəргə вакыт.
— Шулаймыни? Бераз утырыгыз əле.
— Вакытыбыз юк шул, Камилə апа. Баланы йоклатасы бар.
— Китəсезмени?
— əйе. Зур рəхмəт Сезгə.
35. Егыла кҮрмə! Монда тайгак!
— əле тагын кҮпме барасы бар? Мин арыдым.
— Бераз тҮз инде. КҮп калмады.
— Ай, егыла яздым.
— Егыла кҮрмə! Монда тайгак. Миңа тотын.
36. Һич булмый.
— Ял кӨнне ни эшлəргə Җыенасыз?
— Театрга барабыз.
— Бəлки, безгə кунакка килерсез?
— Юк, рəхмəт. Булмый. Без бӨтен гаилəбез белəн театрга барабыз.
37. Берни тҮгел.
— Булат, син кибеткə барасыңмы?
— əйе. Сиңа берəр нəрсə кирəкме?
— Миңа ярты икмəк ал əле.
— БҮтəн əйбер кирəк тҮгелме?
— Юк. Рəхмəт сиңа.
— Берни тҮгел.
38. Яңа хəбəр ишеттеңме?
— Яңа хəбəр ишеттеңме? Безнең институтка фин татарлары килгəн.
— Кит аннан?! Кемнəр?
— Ике ир кеше, бер ханым.
— Кайчан килгəннəр?
— Кичə.
— Ничə кӨнгə?
— Бер атнага.
39. Кемнең зонтигы калган?
— Иптəшлəр, кемнең зонтигы калган?
— Бу ЗӨҺрəнең зонтигы бит. Миңа бирегез, мин аңа тапшырырмын.
— Ярар. Мə!
40. Кайда очрашабыз?
— Кайда очрашабыз?
— əбҖəлилов тукталышында.
— Син килəсеңме?
— Белмим шул. Лəкин син мине кӨт.
— Ярар. КӨтəрмен.
— Ярый, ул вакытка мин килермен.
— СӨйлəштек.
— əйе. Хəзергə сау бул!
41. Бер минут кӨтеп тор, мин — хəзер!
— Бер минут кӨтеп тор, мин — хəзер!
— Син кая?
— Хəзер килəм. Киоскыдан газета алам.
— Миндə бар бит.
— Нинди газета?
— «Татарстан яшьлəре».
— Миңа «Ватаным Татарстан» кирəк шул.
— Ярый. Мин кӨтəм.
42. Борчылма, ничек тə Өлгерербез.
— Ай, соңга калабыз бит.
— Борчылма, ничек тə Өлгерербез. Хəзер берəр такси туктатырбыз.
— Юк бит такси.
— Борчылма, килер əле.
43. Аның Өчен мин бик шатмын.
— Син Айдар Кəримовны белəсеңме?
— Ул Тел, əдəбият Һəм сəнгать институтында эшлиме?
— əйе. Ул диссертация яклаган.
— Шулаймыни?! Мин аның Өчен бик шат. Ул бик сəлəтле яшь галим.
44. Хəлегез ничек?
— Хəлегез ничек?
— Бик əйбəт тҮгел. Мин бераз авырыйм.
— Врач кирəкме?
— Хəзергə кирəк тҮгел.
45. Өйгə табиб чакырырга мӨмкинме?
— Өйгə врач чакырырга мӨмкинме?
— МӨмкин. Сезнең фамилиягез ничек?
— Сабирова.
— Исемегез?
— Камилə.
— əтиегезнең исеме?
— Дамир.
— Кай тӨшегез авырта?
— Кан басымы кҮтəрелде.
— Адресыгыз нинди?
— Татарстан урамы, 8, 20-нче фатир.
— Булды. Табиб сезгə тӨштəн соң сəгать 3 тə килер.
— Рəхмəт сезгə.
46. Миңа табибка кҮренергə кирəк иде.
— Участок табибы кирəкме сезгə?
— əйе. Миңа бассейнга йӨрергə белешмə кирəк.
— Сезне табиб хəзер кабул итəр. Аның исеме — Суфия ханым, фамилиясе — Ризванова.
47. Сез кайсы кабинетка?
— Сез кайсы кабинетка?
— 21-нчегə. Сездəн соң кеше бармы?
— Юк.
— Мин сездəн соң булам.
— Ярый.
48. Бу дарулар бармы сездə?
— Бу дарулар бармы сездə?
— Рецептыгыз бармы?
— Бар. Рəхим итегез.
— Менə бусы юк. Ə бусы бар. Кассага 26 сум 95 тиен тҮлəгез.
— Кайсы бҮлеккə?
— Икенче бҮлеккə.
49. Соң шалтыратканга гафу итегез.
— Мəрьям апа, соң шалтыратканга гафу итегез. Иртəгə сезнең вакытыгыз бармы?
— Бар.
— Сез эшкə кайчан килəсез?
— Иртəнге унда.
— Мин унберенче яртыга килəм. Сезнең эшегезне шунда алып килермен.
— Рəхмəт Сезгə. Тыныч йокы!
50. əйбəт ял итегез!
— ТаҺир абый, Сез ялга китəсез икəн.
— əйе шул, РӨстəм. Иртəгə китəбез.
— əйбəт ял итегез, ТаҺир абый.
— Рəхмəт, РӨстəм.
51. Алло! Белешмəлəр бҮлегеме?
— Алло! Белешмəлəр бҮлегеме?
— əйе, тыңлыйм.
— əйтегез əле, «Татарстан» поезды кайчан китə икəн?
— 19 сəгать 8 минутта.
— МəскəҮгə кайчан килеп Җитə?
— Иртəнге 7дə.
На этом завершаем наш урок.
Сау булыгыз!
Уңышлар телим!