Образование. Профессии. Диалоги. Задания.

(Егерме сигезенче дəрес)

— Исəнмесез!

— Хəерле кӨн!

Образование. Профессии

На этом уроке мы поговорим об образовании, о профессиях.

1. — Син кайсы мəктəптə укыйсың?

— 131 мəктəптə.

— Ул нинди мəктəп?

— Анда математика кҮбрəк укытыла. ə син кайда укыйсың?

— Мин татар гимназиясендə укыйм.

— Сиңа ошыймы?

— Бик ошый.

— Нинди фəннəрне яратасың?

— Татар телен, тарихны.

— Кемнəр укыта?

— Татар телен — МӨнирə апа, тарихны — Сабит ага укыта.

2. — БҮген ничə дəрес булды?

— Алты.

— Ничəле алдың?

— Бер бишле, ике дҮртле.

— Бишлесе — нинди дəрестə?

— Тарих дəресендə. ə син ничəле алдың?

— Ике бишле.

— Нəрсəдəн?

— Математикадан, физикадан.

3. — Сезнең мəктəп зурмы?

— Зур.

— КҮпме бала укый?

— 1200. ə сездə?

— 960.

— Кичəлəр буламы?

— Була.

— Син йӨрисеңме?

— əлбəттə.

4. — Син телчеме?

— Юк, мин тарихчы.

5. — Син укытучымы?

— əйе, мин укытучы.

— ə Сез кем?

— Мин экономист.

6. — Ул табибмы (врачмы)?

— Юк, ул врач тҮгел.

— Кем соң?

— Бухгалтер.

7. — Алар студентлармы?

— Белмим шул.

8. — Син кайда укыйсың?

— Педагогика университетында. ə син?

— Мин университетта.

— Кайсы факультетта?

— Филология факультетында. ə син?

— Мин геология факультетында.

9. — Мəктəпне тəмамлагач, син кая барасың?

— Институтка керергə уйлыйм.

— Кайсы институтка?

— Финанс-экономика институтына.

— Ник алай уйладың?

— Хəзер бит бар нəрсə экономикага бəйле.

— əйе шул. Мин чит теллəр факультетына керергə уйлыйм.

— Ул кайсы университетта?

— Педагогика университетында.

— Нинди тел Өйрəнəсең?

— Инглиз телен.

10. — Быел нинди имтиханнар тапшырасыз (сдаете)?

— Тарих, чит тел, политология, политэкономия. ə сез?

— Без югары математика, политология бирəчəкбез.

— Куркасыңмы?

— Бераз куркам.

12. — Иртəгə безнең имтихан!

— Нинди фəннəн?

— Татар халык авыз иҖаты (татарский фольклор).

— Авырмы?

— Юк, əллəни авыр тҮгел. Бик кызыклы фəн.

— Кем укыта?

— Марат Гафурович.

13. — Сезнең институтта ничə факультет бар?

— Биш.

— Ниндилəр?

— Тарих, филология, математика, табигать белеме, чит теллəр факультетлары. ə син кайда укыйсың?

— Университетта.

— Сездə нинди факультетлар бар?

— Юридик, биология, геология, экология, механика-математика, физика, химия, исəплəҮ математикасы Һəм кибернетика, филология, журналистика, тарих, татар филологиясе, тарихы Һəм шəрык теллəре факультетлары бар.

14. — Исəнмесез!

— Исəнмесез!

— Миңа деканны кҮрергə кирəк иде.

— Ул сəгать 11 дə була. КӨтегез.

15. — Ярыймы? Исəнмесез!

— Исəнмесез!

— Данияр Галимович, сез чакырдыгызмы?

— əйе. Сезнең чит телдəн имтиханыгыз тапшырылмаган.

— əйе шул, мин ул вакытта авырган идем.

— Белешмəгез (справкагыз) бармы соң?

— Бар. Менə.

— Ярый, мин сезгə рӨхсəт кəгазе бирермен.

16. — Сез нинди теллəр белəсез?

— Рус телен, инглиз телен.

— ə татарча яхшы белəсезме?

— Бик Үк яхшы тҮгел шул. Бəлəкəй чакта минем белəн кҮбрəк русча сӨйлəшкəннəр. Балалар бакчасында да русча гына сөйлə тем. Хəзер менə ныклап Өйрəнəм. ə сез нинди теллəр белəсез?

— Мин русча, немецчə, фарсыча сӨйлəшə белəм.

— Фарсы телен каян белəсез?

— Университетта Өйрəндем.

— Авырмы ул тел?

— Алай авыр тҮгел. Ул безнең таҖик теленə кардəш.

17. — Сезнең гаилəгездə нинди ҺӨнəр кешелəре бар?

— Безнең əни — укытучы, əти — заводта эшче, əби — бухгалтер, бабай — хəрби хезмəт кешесе, абый — химик, апа

— юрист.

— Үзегез кем?

— Үзем аспирант. Татар халкы телен Өйрəнəм. ə сез?

— Мин археолог. Болгар тарихын Өйрəнəм. əтием — инженер, əнием — тегҮче. ДəҮ əти белəн дəҮ əни авылда яшилəр. ДəҮ əти колхозда хисапчы булган, дəҮ əни — терлекче. Абыем хəзер газетада сəркатип (секретарь) булып эшли. Апам — фəнни-тикшеренҮ институтында гыйльми хезмəткəр.

18. — Сəлам, Морат!

— Исəнме, Гариф!

— Син ничек бу якларга килеп чыктың?

— Командировкага килдем.

— Кайда эшлисең?

— КамАЗда.

— КҮптəнме?

— 3 ел инде.

— Кем булып?

— Баш технолог булып. ə син, институтны тəмамлагач, кая киттең?

— ТҮбəн Камага.

— Кайда урнаштың?

— Химия комбинатына.

— Кем булып эшлисең?

— Смена начальнигы.

— Акчасы кҮпме соң?

— Шактый. 2100 сум булыр.

— əйбəт икəн…

19. — Исəнмесез!

— Исəнмесез! Утырыгыз.

— Рəхмəт. Сезгə сҮзем бар иде.

— Рəхим итегез!

— Минем белəсем килə: сезгə физиклар кирəкмиме?

— Сез кайсы югары уку йортын тəмамладыгыз?

— Университетны.

— Ничəнче елда?

— Мең тугыз йӨз сиксəненче елда.

— Ярый, безгə бер физик кирəк. Уйлашырбыз. Бер атнадан килегез.

— Рəхмəт Сезгə, сау булыгыз!

— Сау булыгыз!

Задание 1. Добавьте ответы.

— Сезнең исемегез ничек?

— …

— ə фамилиягез?

— …

— əтиегезнең исеме ничек?

— …

— Димəк, мин Сезгə Фəридə Кəримовна дип əйтə алам. Сез ризамы?

— …

— Сезгə ничə яшь?

— …

— Сез нинди институт бетердегез?

— …

— Кайсы факультетны?

— …

— Хəзер кайда эшлисез?

— …

— Кайсы мəктəптə?

— …

— Эшегез ошыймы?

— …

Задание 2. Переведите на татарский язык.

Минем исемем — Фəридə. Ми‍а 23 яّь. Мин казан университетында укыдым. Мин — математик. Мин хəзер казанда яّим. Казанны 18 нче мəктəбендə математика укытам.

Бу мəктəптə инглиз телен яхّы өйрəтəлəр. Мин үзем дə бу мəктəптə укыдым.

Сау булыгыз! Сезгə зур уңышлар телим.