Частицы (продолжение). Диалоги.

(Утыз Җиденче дəрес)

Исəнмесез!

Хəерле кӨн!

Продолжаем изучение частиц, которых, как вы видели, так много в татарском языке.

8) Есть еще усилительные частицы иң (самый), бик (очень), нəкъ (именно, точно, самый), гаять (самый), которые ставятся перед знаменательными словами — прилагательными, наречиями, иногда и глаголами и выражают интенсивность признака или действия:

Иң матур кыз — Рəмзия.

Иң яхшысы — эшкə бару.

Иң тəмлесе — гӨбəдия.

Иң баллы чəй — миңа!

Син бик матур сӨйлисең.

Бу — бик яхшы эш.

Сиңа бик кҮп укырга кирəк.

Миңа нəкъ сез кирəк.

Камил нəкъ əтисе.

Профессор Сəмитов гаят ь кҮп эшли.

Ул гаять зур хезмəт язган.

К усилительным частицам относят еще и выражающие превосходную степень прилагательных формы, употребляющиеся перед прилагательными и повторяющие один-два звука прилагательных с добавлением звуков — м , — п:

ак — а п -ак (белый-пребелый)

сары — са п -сары (желтый-прежелтый)

кызыл — кы п -кызыл (красный-красный)

яшел — я м ь-яшел (зеленый-презеленый)

кара — ка п -кара (черный-пречерный)

зəңгəр — зə п -зəңгəр (голубой-голубой)

кҮк — к Ү м-кҮк (синий-синий).

Запомним несколько народных примет:

КӨн бик кыздырса, яңгыр булыр. (Если очень жарко, будет дождь).

Марттагы кар — бакча Җимешенə бик ярар. (Снег в марте — к большому урожаю).

Может быть, вы запомните эти загадки:

1. Кар тҮгел — ак, Боз тҮгел — каты, Тоз тҮгел — эри . /Шикəр/.

(не снег — белый, не лед — твердый, не соль — тает) /сахар/.

2. Ялгыз гына ашалмый, Аннан башка аш бармый . /Тоз/.

(отдельно его не едят, без него еда не идет) /соль/.

3. Җəй дə егет, кыш та егет, Картайганы юк, гел егет. /Чыршы/.

(и летом джигит, и зимой джигит, не стареет, всегда джигит) /ель/.

4. Ут тҮгел , Үзе яндыра. /Кычыткан/.

(не огонь — сама обжигает) /крапива/.

А теперь поговорим, употребляя частицы. Найдите их.

1. — Бу каз кыйбатмы?

— Ике йӨз сум гына!

2. — Сиңа машина кирəкме?

— Хəзер Үк кирəк тҮгел. Кич белəн кирəк булачак.

3. — Сез дачага бармадыгызмыни?

— Юк шул, бҮген бармадык. Иртəгə иртəн Үк китəрбез дип уйлыйм.

4. — əллə сез юбилейга кайтмадыгыз?

— Нинди юбилей?

— Безнең мəктəпнең юбилее булды бит!

— Шулаймыни? ə мин белмəдем бит. Ник миңа əйтмəдең?

— Син белəсеңдер дип уйладык.

5. — Камил, иртəгə конференция була микəн?

— Була.

— Кайчан?

— Иртəн сəгать 10 да башлана. Синең докладың бар бит. Белмисеңмени?

— Белəм, лəкин онытканмын. Рəхмəт сиңа.

— Берни тҮгел.

6. — Айдар, мин сине Һич аңламыйм?

— Ничек инде, аңламыйсың?

— Аңламыйм шул. Театрга барабыз, дидем.

— əминə, гафу ит, мин онытканмын. Хəзер Үк кайтып Җитəм. КӨт мине, яме!

— Ярар, кӨтəм.

7. — Рəшит, кил əле, бер китап кҮрсəтəм.

— Нинди китап?

— Менə. Бу китап — «Татар тарихы». Аны Равил Фəхретдинов язган.

— ə-ə-ə, мин ул галимне бик яхшы белəм. Ул — археолог бит. Телевизордан да кҮп кҮргəнем бар. Хəтерлисеңме, без бер юбилей кичəсендə аны кҮргəн идек. Ул əле гармунда бик матур уйный, бик матур Җырлый. Бик акыллы да икəн. Нинди кызыклы китап язган!

8. — Кызлар, исəнмесез!

— Ай, кая югалдың син, Айназ?

— БҮген генə кайттым.

— Кая бардың соң син?

— Мин ТӨркиягə бардым бит!

— Шулаймыни?

— əйе. Без əни, əти белəн ял иттек.

— Рəхəт булдымы соң?

— Бик рəхəт булды. Килгəч Үк, диңгез буена бардык. Диңгез бик чиста, бик матур. Рəхəт тə булды соң!

9. — Алмаз, сез Алсу белəн бергə килегез инде, яме!

— Кайчан?

— Иртəгə кич белəн.

— Нəрсə була?

— Минем туган кӨнем бит! Оныттыңмыни?

— Гафу ит, əминə, онытканмын.

— Без сезне сəгать алтыга хəтле Үк кӨтəбез. Килегез инде, яме!

— Рəхмəт. Без алтынчы яртыга кадəр Үк килербез. Сезгə ярдəм итəргə кирəкме?

— Юк, рəхмəт, без сезне кӨтəбез инде.

10. — Кызым, син МəскəҮгə килеп Җиткəч тə телеграмма бир. Телефоннан шалтырат, яме.

— əни, борчылма инде. Мин, килгəч Үк, телефоннан шалтыратырмын.

— Кызым, сак бул инде, тəртипле бул инде, ярыймы?

— Ярый, əни, сау бул инде!

— Сау бул инде, кызым!

11. — Мансур, бу китапны миңа бир əле 1–2 сəгатькə.

— Мə, рəхим ит. Иртəн Үк бу китап миңа кирəк. Безнең семинар булачак. Син аны миңа тӨшер. Мин икенче катта 214 нче бҮлмəдə яшим.

— Ярый, бирермен. Рəхмəт сиңа.

12. — Кызлар, бҮген телевизор эшлиме?

— Эшлəми шул.

— Тагын эшлəмимени соң?

— Эшлəми бит. Мастер кирəк.

— Камил мастер бит. əйдəгез, Камилгə əйтəбез.

— Камил мастер тҮгел, ул электрик кына.

— Шулаймыни?

13. — Мансур, бу Алсумы, Камилəме?

— Камилə бугай (кажется).

— Юк, Алсу бит!

— Юк инде. Камилə ич!

14. — Азат, бҮген сишəмбеме соң?

— Белмим шул Үзем дə.

— Ничек?

— Шулай инде! Эш кҮп бит!

Запомните пословицы с частицами.

Кояш та тапсыз булмый. (И на солнце бывают пятна).

Эш бетте, кӨлтə Җыясы гына калды. (букв.: делу конец, осталось только убрать снопы).

Аюны да биергə Өйрəтəлəр. (И медведя учат танцевать).

ДҮрт аяклы ат та сӨртенə. (Лошадь о четырех ногах и то спотыкается).

Син дə кунак, мин дə кунак, атка печəн кем сала. (И ты гость, и я гость, а кто даст коню сено).

Намусыңны яшьтəн Үк сакла. (Береги честь смолоду).

Бəхет тəхет тə тҮгел. (Счастье не в престоле).

Үзем тапкан мал тҮгел , əти тапкан жəл тҮгел . (Не сам наживал, а то, что нажил отец — не жалко).

Сау булыгыз! Сезгə у‍ылар телим!