Разговор по телефону. Задания.

(Утыз тугызынчы дəрес)

Разговор по телефону

На этом уроке мы попробуем поговорить по телефону: навести справки, заказать что-то, вызвать кого-либо, договориться о встрече, передать какое-то сообщение, пригласить, поздравить. Отношения между говорящими могут быть официальные, неофициальные; последние могут быть нейтральными и дружескими. Правила разговора по телефону на всех языках, вероятно, одинаковы. Телефонный разговор содержит набор стандартизованных речевых форм, закрепленных за данной ситуацией.

Обычно по служебным делам домой не звонят. Звонить до 9 утра и после 10 вечера считается неприличным. Звонить домой незнакомым людям неприлично: нужно извиниться и сказать, кто дал вам номер телефона. Разговор по телефону не должен быть долгим. Оканчивает разговор тот, кто начал. Представляется тот, кто звонит. Неприлично спрашивать у абонента «Кем бу?». Выяснять личность звонящего также считается нетактичным.

Телефонный разговор содержит установление контакта с абонентом, начало разговора, развитие темы и конец разговора.

1. — Алло!

— Алло! əйе, тыңлыйм.

— Исəнмесез!

— Исəнмесез!

— РӨстəм Грипович, бу мин əле — Мансур. Минем сезгə кереп чыгасым бар иде. МӨмкин булырмы?

— МӨмкин. Сəгать ничəлəрдə?

— Сəгать 3 тə ярыймы?

— Ярый. Мин кӨтəм.

— Рəхмəт Сезгə. Сау булыгыз.

— Сау булыгыз.

2. — Алло!

— əйе!

— əни, мин əле бу — Айрат.

— əйе, тыңлыйм, улым.

— əни, мин бҮген сəгать сигездə генə кайтам.

— Ни булды?

— Без Галия белəн концертка барабыз.

— Ярый, улым, исəн-сау булыгыз.

3. — Алло!

— əйе.

— Алло!

— əйе дим!

— Алло!

— Алло! Сезне ишетмим. Номерны яңадан Җыегыз.

4. — Алло! Тыңлыйм.

— Исəнмесез. Бу — Рəсим. əлфияне чакырыгыз əле.

— əлфия Өйдə юк шул.

— Кайчан кайтыр икəн?

— Кич белəн сəгать алтыда.

— Кайткач, безгə шалтыратсын əле.

— Ярый, əйтермен. Ул сезнең телефонны белəме?

— Белə. Рəхмəт сезгə. Сау булыгыз.

— Сау булыгыз!

5. — Алло!

— əйе, тыңлыйм.

— Бу Гариповлар квартирасымы?

— əйе.

— Мин университеттан, доцент Кəримов, сезнең телефонны Равил əфəндедəн алган идем. Миңа ТаҺир абый кирəк.

— Хəзер чакырам.

— Рəхмəт.

— Тыңлыйм.

— Исəнмесез, ТаҺир абый. Сезнең белəн очрашырга мӨмкин булмасмы икəн?

— Мин сəгать 4кə килəм. Шунда очрашырбыз.

— Рəхмəт Сезгə. Мин Сезне каршы алырмын. Сау булыгыз.

— Сау булыгыз.

6. — Алло!

— əйе.

— Исəнме!

— Сəлам!

— МилəҮшə, мин театрга билетлар алган идем. Барабызмы?

— Кайсы кӨнгə?

— Җомгага.

— Барабыз. Рəхмəт. Сау бул!

7. — Алло!

— əйе.

— əни, син мине ишетəсеңме?

— əйе, ишетəм.

— əни, мин тӨнлə МəскəҮгə китəм.

— Нигə алдан əйтмəдең соң?

— Хəзер генə билет алдым. əни, минем əйберлəрне Җыештырып куй əле, яме! Юлга берəр тəмле əйбер дə пешерə алмассыңмы икəн?

— Ярый, улым, тырышырмын.

— Ярый, əни, минем эшлəрем кҮп əле. Хəзергə исəн-сау бул!

— Сау бул! Исəн-сау йӨр.

8. — Алло!

— Алло! Бу Шакировлар квартирасымы?

— Юк, сез ялгыш номер Җыйгансыз.

— Гафу итегез, бу 76-34-42 ме?

— əйе, номер дӨрес, лəкин бу Шакировлар квартирасы тҮгел.

— Гафу итегез, алар əллə кҮчеп киттелəрме?

— əйе шул, кҮчеп киттелəр.

— Телефоннарын əйтə алмассызмы?

— Кызганыч, белмим шул.

— Гафу итегез.

— Берни тҮгел.

9. — Алло! Бу Мəгариф министрлыгымы?

— əйе.

— Миңа Ринат əфəнде кирəк иде.

— Ул команидровкада шул.

— Белмисезме, кайчан кайтыр икəн?

— 20 нче апрельдə.

— Рəхмəт Сезгə.

— Сау булыгыз.

10. — Алло! Университетның коммутаторымы?

— əйе.

— Миңа татар теле кафедрасының номерын əйтегез əле.

— 31-54-80.

— Рəхмəт Сезгə.

11. — Алло, Фəридə апамы?

— əйе.

— Исəнмесез.

— Исəнме, Айсылу.

— Мин Сезгə шалтыратам, шалтыратам, сезнең телефоныгыз Һаман буш тҮгел.

— Белмим шул, нигə алай икəн? Без сӨйлəшмибез. Безнең блокиратор бит. КҮршелəр сӨйлəшəлəрдер.

— Бəлки, шулайдыр, лəкин мин бик озак шалтыраттым. Фəридə апа, сездə ни хəллəр бар? Исəнлек-саулыкмы?

— Бездə бер кӨе. Сездə ничек, Айсылу?

— Бездə дə шулай. əти-əни исəн-саулар. Мин эштə, абый Ташкентка китте əле.

— Кайчан китте?

— Җомга кӨнне.

— Озаккамы?

— Бер атнага.

— Кайткач, безгə шалтыратыр əле, яме.

— Ярый, Фəридə апа. Хəл белергə генə шалтыраткан идем. Сау булыгыз.

— Сау бул, Айсылу.

12. — Алло! РӨстəм, исəнме!

— Сəлам!

— РӨстəм минем сиңа бер йомышым бар.

— Тыңлыйм.

— Миңа рюкзак кирəк иде.

— Ник?

— Мари урманына барабыз.

— Кайчан?

— Бу шимбəдə.

— Ярый, бирермен.

— Кайчан керим?

— БҮген кич керəсеңме?

— əйе.

— Ярый, мин Өйдə булам.

— Ярый, рəхмəт. Сау бул.

— Сау бул. КӨтəм.

13. — Алло!

— Алло!

— Аракчинога электричка кайчан китə?

— 10 сəгать 30 минутта.

— Рəхмəт.

14. — Алло!

— Тыңлыйм.

— МəскəҮгə билетларга заказ бирергə мӨмкинме?

— Кайсы кӨнгə?

— 21 нче апрельгə.

— Билетлар юк.

— Кайчанга бар?

— 30 нчы апрельгə бар.

— 30 нчы апрельгə 2 билет кирəк.

— Кайсы поездга?

— «Татарстан» поездына.

— Нинди билетлар: плацкартмы, купемы?

— Купега.

— Аскы урыннармы, Өскеме?

— МӨмкин булса, аскы урыннар кирəк иде.

— Берсе — аскы, икенчесе — Өске.

— Ярый.

— 27 апрельдə 14 сəгатьтə китерəчəклəр. Адресыгыз ничек?

— Сафиуллин урамы, 2 нче йорт, 41 фатир.

— Рəхмəт сезгə. Сау булыгыз.

Задание 1. Употребите частотные слова в разговоре по телефону.

Бу — это

шул — то

теге — тот

анда — там

монда — здесь

тегендə — там

шунда — там

əнə — вон

менə — вот

юк — нет

бар — есть

хəзер — сейчас

утыр — садись

тагын — еще

мə — на

мəгез — нате

акча — деньги

кыйбат (кыйммəт) — дорого, дорогой

очсыз — дешево, дешевой

əле — частица (-ка) после глаголов, выражающая просьбу

инде — частица после глаголов, выражающая просьбу

Задание 2. Вставьте нужные реплики.

а) — Алло!

— ……

— Хəерле кӨн!

— ……

— Гафу итегез, миңа директор кирəк иде.

— ……

— Ул кайчан була?

— ……

— Сəгать дҮрттə шалтыратырга ярыймы?

— ……

— Рəхмəт. Сау булыгыз!

— Берни тҮгел. Сау булыгыз!

б) — Алло! Бу поликлиникамы?

— ……

— Өйгə табиб чакырырга ярыймы?

— ……

— Адресыбыз: Курчатов урамы, 6 йорт, 27 нче фатир. Яздыгызмы?

— ……

— Табиб кайчан булачак?

— ……

— Рəхмəт сезгə. Сау булыгыз!

— Берни тҮгел. Сау булыгыз!

Сау булыгыз!

Сезгə уңышлар, сəламəтлек, шатлык (радость) телим.